Катнашучылар сувенирлар белән бүләкләнделәр.
11 июньдә Иске Чүпрәле авылында «Сабантуй 2023» милли татар бәйрәме узды.
Тестлау үзәге хезмәткәрләре тарафыннан ВФСК нормативларын үтәү өчен "Хезмәткә һәм оборонага әзер" мобиль мәйданчык оештырылды.
Теләге булган һәркем гимнастика эскәмиясендә туры аяклары белән басып торудан алга авышу, идәндә ятып кулларын бөгү һәм җәю, ике аягы белән этәрү урыныннан озынлыкка сикерү, гири күтәрү, гәүдәсен аркада ятып күтәрү нормативларын үти алган.
Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы символикасы төшерелгән сувенирлар һәм «Сабантуй 2023» символикалы бокаллар белән бүләкләнделәр.