Сабантуйның тантаналы өлешеннән соң спорт ярышлары, уеннар башланды.
Көрәш, аркан тарту, армспорт, баганага менү, йөкле арбаны буксирлау һәм башка күп нәрсәләр. Гер күтәрү, җиңел атлетика, турникта тартылу кебек уеннарда көч һәм осталык күрсәттеләр. Ярышлар тәмамлангач, теге яки бу спорт төре буенча җиңүчеләрнең барысы да бүләкләр белән бүләкләнде.
Ир - атлар арасында массрестлинг буенча Ильяс Минибаев – 1 урын, Владислав Алякин – 2 урын, Илназ Алиев-3 урын.
Хатын– кызлар арасында массрестлинг буенча Илмира Камкаева – 1 урын, Эльвина Валеева – 2 урын, Энҗе Измаилова-3 урын.
Ир – атлар арасында көч экстримы ярышларында 1 урынны Раил Хөснетдинов, 2 урынны Виктор Тягусев, 3 урынны Сергей Колпаков яулады; хатын – кызлар арасында 1 урынны Гүзәл Кунжу, Гөлчәчәк Җамалетдинова, 3 урынны Елена Кадебина яулады.
Баганага менү буенча ярышларда Артем Солдатов җиңүче булды.
Йөкләнгән арбаны буксирлау буенча ярышларда 1 урынны Михаил Николаев (Яңа Әлмәле), 2 урынны Дмитрий Фролов (Яңа Алгаш), 3 урынны Алексей Павлов (Үби) яулады.
Армспорт буенча 80 килограммга кадәрге ир – атлар арасында Марат Хәкимов (Кече Чынлы) – 1 урын, Николай Эндюков (Городище) – 2 урын, Раил Бакиров (Шланга) - 3 урын. Хатын – кызлар арасында Гөлчәчәк Җамалетдинова (Чүпрәле) – 1 урын, Рамилә Камалова (Татар Бизнәсе) – 2 урын, Илсөя Аббазова (Иске Кәкерле) - 3 урын. 80 килограммнан артык ир – атлар арасында Риназ Мустафин (Шланга) – 1 урын, Раил Аймутдинов (Чүпрәле) – 2 урын, Илназ Камкаев-3 урын.
Ир - атлар арасында гер күтәрү буенча ярышларда Илзар Мәхмүтов (Батырево, 83) – 1 урын, Иван Угаров (Тәтеш, 65) – 2 урын, Нияз Шәйдуллов (Кече Чынлы, 59) - 3 урын. Хатын - кызлар арасында Оксана Угарова (Тәтеш, 100) - 1 урын, Елена Газебина (Иске Алгаш, 30) - 2 урын, Инна Мускатинова (Аксу) - 3 урын.
Штанга күтәрү ярышларында 1 урынны Ильяс Миннебаев, 2 урынны - Нияз Шәйдуллов, 3 урынны - Виктор Глущев яулады.
Футбол буенча Чуаш Чүпрәлесе командасы - 1 урын, Городище - 2 урын, Чүпрәле командасы - 3 урын.
Волейбол буенча Чүпрәле командасы-1 урын, мөселман яшьләре командасы - 2 урын, студентлар командасы - 3 урын.
Сабантуй бәйрәме гасырлар дәвамында үзенең традицияләре белән дан тота, шуларның берсе - «Кереш» ирекле көрәше буенча җиңүчене бүләкләү.
45 кг авырлык категориясе буенча «Кереш» көрәш буенча Кирилл Юдин (Алешкин-Саплык) - 1 урын, Динар Мифтахутдинов (Иске Кәкерле) - 2 урын, Антон Саймуллов (Кече Чынлы) - 3 урын.
55 кг авырлык категориясе буенча Булат Садиев (Тат. Бизнәсе) - 1 урын, Таһир Кәлимуллин (Тат. Бизнәсе) - 2 урын, Айрат Тимербулатов (Тат.Бизнәсе) - 3 урын.
65 кг авырлык категориясе буенча Илсаф Мифтахутдинов (Иске Какерле) - 1 урын, Павел Иваничев (спорт мәктәбе) - 2 урын, Егор Михайлов (Кече Чынлы) - 3 урын.
65 килограммнан артык авырлык категориясе буенча Илназ Заббаров (Кече Чынлы) – 1 урын, Михаил Ильичев (спорт мәктәбе) – 2 урын, Сөләйман Худайберганов (спорт мәктәбе) – 3 урын.
Кунаклар арасында Ислам Саитмуратов (Буа), Айнур Молотков (Казан) - 2 урын, Раил Әхмәтов (Ульяновск) – 3 урын.
Өлкәннәр арасында 65 кг га кадәрге авырлык категориясе буенча Илһам Сафин (Шланга) – 1 урын, Илназ Миначев (Иске Кәкерле) – 2, Нияз Мөхәммәтҗанов (Шланга) - 3 урын.
Өлкәннәр арасында 75 килограммга кадәрге авырлык категориясе буенча Рамил Камалов (Татар.Бизнәсе) - 1 урын, Илдар Басыйров (Кече Чынлы) - 2 урын, Нияз Хуҗеев (Иске Какерли) - 3 урын.
Өлкәннәр арасында 85 килограммга кадәр авырлык категориясе буенча Наил Низамов (Кече Чынлы) - 1 урын, Раил Айнетдинов (Кече Чынлы) – 2 урын, Раил Камалов (Тат.Бизнәсе) - 3 урын.
Өлкәннәр арасында 85 килограммнан артык авырлык категориясе буенча Раил Камалов (Кече Чынлы) - 1 урын, Айназ Мөхәммәтҗанов (Шланга) – 2 урын, Илназ Камкаев (Иске Кәкерле) – 3 урын.
Кунаклар арасында (өлкәннәр категориясе) Ранис Карданов (Шыгырдан) – 1 урын, Илназ Келитов (Шыгырдан) – 2 урын, Даут Мифтахутдинов (Буа) – 3 урын.
Көрәш батыры итеп Кече Чынлы авылыннан көрәшче Раил Камалов билгеләнде.
Шулай ук көрәш буенча судьялар Наил Исхаков, Фәрид Әхмәтов, Радик Низамов, Фәрит Мифтахов, Рәсим Фәтхуллин, Айрат Усманов һәм Андрей Батанов бүләкләнде.
Көрәш буенча призлы урыннарның төп спонсорлары Илнур Садриев һәм Айрат Усманов булды.