Район газетасына беренчеләрдән булып, 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең укытучысы Римма Нафиева язылды.
2023 елның 11 июнендә, Чүпрәле районында ел саен үткәрелә торган милли Сабантуй бәйрәме узды. Биредә үк 2023 елның икенче яртыеллыгына яраткан район газетасы «Туган як» һәм «Таван ен»га язылу оештырылды.
Район газетасына беренчеләрдән булып, 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең укытучысы Римма Нафиева язылды. Ул тагын ике китап сатып та алды.
Район газетасына язылучыларга рәхмәт әйтәсембез килә.
Исегезгә төшерәбез, газетага язылу июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Ә бу көннәрдә 15 июньгә кадәр "Туган як" һәм "Таван ен" газеталарына ташламалы язылу бара.
Хөрмәтле чүпрәлеләр! Ашыгыгыз, күп вакыт калмады. Газеталарга язылыгыз, укыгыз һәм райондагы барлык вакыйгалардан беренчеләрдән булып хәбәрдар булыгыз!