6749 номерлы поезд Казан станциясеннән көн саен 14.03 сәгатьтә китәчәк. Борындык станциясенә килү 17.38.
Юлда Яшел Үзән, Зөя, Албаба, Утяшка, Кубня, Шушерма, Куланга, 55 км, Ключи, Каратун, Кильдураз, 95 км, Лощи, Буа, Бюрганнар тукталышлары каралган.
Кире юнәлештә 6750 номерлы поезд шулай ук көн саен 17 июньнән барачак. Борындыктан 07.55 тә китү, Казанга килү 11.45.
Әлеге поездлар билгеләнү сәбәпле, 16 июньнән 6373 номерлы Свияжск-Буа поезды, 17 июньнән 6372 нче Бурундуки-Албаба поезды расписаниедән чыгарыла.
Шәһәр яны поездларын курслау графигында барлык үзгәрешләр буенча җентекле мәгълүматны алырга мөмкин:
8 (937) 625-04-33 телефоны буенча;
"Россия тимер юллары Пассажирларга" мобиль кушымтасында. «Содружество» ППК шәһәр яны компаниясе сайтында - https://sodruzhestvoppk.ru.