Профсоюз әгьзалары туристлык слетында катнаштылар.

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

3 июньдә «Маяк» спорт комплексы базасында (Яшел Үзән ш.) Россия көненә һәм Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Целая страна я, ты, он, она» туристик слеты узды. Анда профсоюз әгъзалары - дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр катнашты (оештыручы - дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең Бөтенроссия һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы).

Чүпрәле муниципаль районыннан турслетта Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы – Фәтхуллин Рөстәм Фатыйх улы, Зур Чынлы авыл җирлеге башлыгы – Фәтхуллов Фаил Замилевич һәм Чүпрәле муниципаль районы Советы аппаратының оештыру бүлеге баш белгече - Яфизова Назилә Наил кызы составында команда катнашты.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча безнең район командасы икенче урынны яулды, диплом һәм кубок белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International