Балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында ВФСК «Хезмәткә һәм оборонага әзер» мобиль мәйданчыгы оештырылды

2023 елның 2 июне, җомга

Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар ГТО комплексы символикасы төшерелгән сувенирлар һәм символик бүләкләр белән бүләкләнделәр.

1 июньдә Иске Чүпрәле авылының «Чупрәле» паркында Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чаралары узды.

«Спорт мәктәбе» МБО тест үзәге хезмәткәрләре тарафыннан ВФСК нормативларын үтәү өчен "Хезмәткә һәм оборонага әзер" мобиль мәйданчык оештырылды.

Теләге булган һәркем гимнастика эскәмиясендә туры аяклары белән басып торудан алга авышу, идәндә ятып кулларын бөгү һәм җәю, ике аяк белән этәрү урыныннан озынлыкка сикерү нормативларын үти алган. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы символикасы төшерелгән сувенирлар һәм символик бүләкләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International