Отпусктан соң үз зонасына Чүпрәле районы сугышчылары юл тотты
Аларны озатырга җитәкчеләр, туганнары һәм якыннары килде.
Бүген, 2023 елның 2 июнендә, Чүпрәле районында мобилизацияләнгән сугышчыларны озаттылар. Ялдан соң алар яңадан үз зонасына юл тоттылар.
Аларны озатырга җитәкчеләр, туганнары һәм якыннары килде.
Җитәкчеләр сугышчыларга имин юл теләделәр һәм Чүпрәле районында яшәүчеләрнең барысы да алар белән горурланалар һәм өйләренә зыян күрмичә һәм җиңү белән кайтырга телиләр, дип билгеләп үттеләр.