Чүпрәледә административ хокук бозулар буенча 8 эш каралды

2023 елның 2 июне, җомга

Протоколлар чүп-чарны урамга, чокырларга ташлау, төзелеш материалларын үз территориясеннән читкә туплау буенча төзелгән

Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең өченче утырышы узды. Аны Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин алып барды.

Утырышта административ хокук бозулар буенча сигез эш каралды, анда Уби, Шланга, Иске Элмәле, Югары Каракитә, Татар Бизнәсе, Алешкин-Саплык, Мунчәли авыллары кешеләре чакырылды.

Нигездә, административ хокук бозулар буенча протоколлар чүп-чарны урамга, чокырларга ташлау, төзелеш материалларын үз территориясеннән читкә туплау буенча төзелгән. Кайбер намуссызлары,  хәтта көнкүреш калдыкларын урамга да агызганнар..

Авыл җирлегендә төзекләндерү кагыйдәләрен бозучылар турында район газетасында һәм сайтларында яктыртылуга, кисәтүләр һәм штрафлар рәвешендә административ чаралар кулланылуга карамастан, район халкы тәртипкә ияләшергә ашыкмый.

Шундыйлар өчен тагын бер тапкыр искәртәбез: авыл җирлеген төзекләндерү кагыйдәләрен бозган очракта беренче тапкыр штрафның минималь суммасы 2000-3500 мең сумга кадәр тәшкил итә. Ел дәвамында икенче тапкыр эләксәң, штраф суммасы да икеләтә артачак. Ә авыл кешесе өчен бу суммалар сизелерлек, әлбәттә. Административ комиссия алдына килеп, җавап тотуның ояты гына да ни тора!.

Шуңа күрә, ниндидер гамәл башкарыр алдыннан, “бу закон кысаларыннан чыкмыймы”, дип уйларга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International