Йөрәк һәм кан тамырлары системасы сәламәтлеге - кешенең гомуми иминлеге өчен иң мөһим аспектларның берсе. Әмма кайбер туклану продуктлары йөрәк-кан тамырлары системасының сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин.
1.Транс-майлар
Транс-майлар - ясалма майлар, алар хайваннарны һәм үсемлек майларын химик эшкәрткәндә барлыкка килә. Алар еш кына маргарин, фаст-фуд, печенье, крекерлар кебек азык-төлектә кулланыла. Транс-майлар зарарлы холестерин (ЛПНП) дәрәҗәсен күтәрә һәм яхшы холестерин (ЛПВП) дәрәҗәсен төшерә, бу йөрәк авыруларына китерергә мөмкин.
Ничек сакланырга: Азык-төлекнең этикеткаларын укыгыз һәм «гидрогенизированный» яисә «өлешчә гидрогенизированный» май, шулай ук маргарин билгеләнгән продуктлардан сакланыгыз.
2."Зарарлы" туенган майлар
Туенган майлар шулай ук «начар» холестерин дәрәҗәсен күтәрә ала. Туендырылган майларның югары дәрәҗәсе булган продуктларга югары майлы сөт продуктлары, ит продуктлары, кондитер продуктлары һәм пальма һәм кокос үсемлек майлары керә.
Ничек сакланырга: аз майлы сөт продуктларына, аз майлы кош итенә өстенлек бирегез һәм пальма, кокос майларын куллануны чикләгез.
3.Тоз
Тозны күп куллану гипертониягә китерергә мөмкин – югары кан басымы, бу йөрәк-кан тамырлары авырулары өчен куркыныч фактор.
Ничек сакланырга: тоз куллануны чикләгез, аеруча әзер продуктларда, һәм пешергәндә азрак тоз өстәгез. Тоз урынына тәмләткечләр һәм үләннәр кулланырга мөмкин.
4.Шикәр
Шикәрне артык куллану симерүгә, диабетка һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларының башка куркыныч факторларына китерергә мөмкин.
Ничек сакланырга: татлы эчемлекләрне, татлы ризыкларны һәм кондитер әйберләрен, шикәр куллануны киметергә тырышыгыз. Яңа һәм сезонлы җимешләргә һәм җиләкләргә өстенлек бирегез.
5. Хәмер
Хәмерне чамадан тыш куллану кан басымын күтәрүгә, симерүгә һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары белән бәйле башка проблемаларга китерергә мөмкин. Кайвакыт хәмер дозасы кайбер уңай нәтиҗәләр бирә ала дигән мәгълүматны очратырга була, әмма бу алай түгел. Хәмер һәрвакыт зарарлы. Ничек сакланырга: хәмернең зарарсыз дозасы юк, шуңа күрә монда бер киңәш - хәмер эчмәгез. Хәтта бераз гына. Хәтта чәркә генә дә.
6.Эшкәртелгән продуктлар һәм ярымфабрикатлар
Күпчелек эшкәртелгән продуктларда һәм ярымфабрикатларда тоз, шикәр, туенган майлар һәм транс майлары бар. Моннан тыш, аларда йөрәк һәм кан тамырлары сәламәтлеге өчен кирәкле витаминнар һәм минераллар бик аз.
Ничек сакланырга: яшелчәләр, җиләк-җимеш, тулы ашлык һәм арык ит кебек табигый һәм минималь эшкәртелгән ризыкларга өстенлек бирегез. Өй ризыкларын яңа ингредиентлардан пешерегез.
Йөрәк сәламәтлеген һәм кан тамырлары системасын саклау һәркем өчен мөһим. Бу күрсәтмәләрне үтәп, сез йөрәк-кан тамырлары авыруларын киметә аласыз һәм гомуми сәламәтлекне саклый аласыз.