Ярышларда 300дән артык кеше катнашты (32 районнан).
2023 елның 6 маенда «Өченче яшь» пенсионерлар Спартакиадасының финал этабы узды. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган иде.
Ярышта 300 дән артык кеше катнашты (32 районнан). Ярышлар өстәл теннисы, йөзү, дартс, җиңел атлетика, ату һәм катнаш эстафета буенча узды.
Чүпрәле районы командасы составында пенсионерлар советы рәисе Дилүзә Азизова җитәкчелегендә Валентина Кузнецова, Николай Хрисанов, Ирина Ярзуткина, Геннадий Карсаков, Райня Миначева, Фәрит Садыйков, Фиркать Хөснетдинов, Нина Матюшина һәм Борис Юдин катнаштылар.
Спартакиада нәтиҗәләре буенча Чүпрәле пенсионерлары алтынчы урынны яуладылар. Котлыйбыз!