Чүпрәле районының Шланга авылында «Майнын унбише» бәйрәмен билгеләп үттеләр

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

"Майнын унбише" - ул традицион бәйрәм.

28 май үзенчәлекле характер йөртә. Борынгы заманнарда ата-бабалар урманга йөргәннәр, иң карт агачны кочаклаганнар, сәламәтлек, яхшы һәм нәтиҗәле тормыш сораганнар. Шулай ук дару үләннәре, каен ботакларыннан себерке җыеп, мунчада парлаганнар.

Мондый традиция бүгенге көнгә кадәр сакланган. Урманнан ерак түгел генә яшәүче күп кенә халык яшел табигать аланына йөри. Ә Шланга авылында 28 майда авыл көне буларак бәйрәм ителә. - Бу бәйрәм безнең өчен традицион булды. Бу көнне якташ-шәһәрлеләр кайта, туганнары белән урманга баралар, вакытны саф һавада уздыралар, ял итәләр. Бу традиция киләчәктә дә сакланыр дип уйлыйм. Барыгызга да нык сәламәтлек телим һәм бәйрәмнең төп иганәчесе Заһит Мәхмүтовка рәхмәт белдерәм. Сезгә, кадерле авылдашлар, оешмада бердәмлек һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерәм, - дип ассызыклады авыл җирлеге башлыгы Илдар Якупов.

Котлауларга Башкарма комитет Җитәкчесе Рөстәм Мухаметзяновта кушылды

- Районда традицион «Авыл көне» бәйрәме нәкъ менә Шланга авылыннан башлана. Бу бәйрәмнәр халкыбызның бердәмлеген күрсәтә. Сезгә тыныч күк йөзе һәм озак елларга бу традицияләрне саклап калуны телим, - диде ул.

Быел һава торышы бу бәйрәмне зурлап билгеләп үтәргә мөмкинлек бирде. Шлангалылар үзләре әйтүенчә, узган ел яңгыр яуды. Чараны үткәрү урыны - урман чите. Бәйрәмдә катнашучылар өчен аркан һәм автомобиль тарту, капчык белән сикерү, армреслинг һәм башкалар кебек ярышлар оештырылган. Тәмле итеп ашарга яратучыларга шашлык, самовар чәе һәм, әлбәттә инде, коймак һәм башка тәм-томнар татып карарга мөмкин иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International