Бәхет күз яшьләре белән каршы алдылар: Чүпрәле районында мобилизацияләнгән хәрбиләр ялга кайттылар

2023 елның 23 мае, сишәмбе

Туган якларына Алешкин-Саплык, Матак һәм Иске Чүпрәле авыл җирлекләреннән хәрби хезмәткәрләр кайтты.

2023 елның 22 маенда, ярты еллык хезмәттән соң, махсус хәрби операция зонасыннан хәрбиләр ялга кайттылар.

Хәрбиләрне Чүпрәле районы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, туганнары һәм якыннары, дуслары каршы алды.

Туган якларына Алешкин-Саплык, Матак һәм Иске Чүпрәле  авыл җирлекләреннән хәрби хезмәткәрләр кайтты. Бәхет күз яшьләре белән Мунчәли авылыннан улын Флера апа да каршы алды.

-Ниһаять, улымны кочаклап алачакмын. Аның өчен бик борчылабыз, - дип уртаклашты ул.

Абыйсын каршы алырга Россия флагы, автомат һәм хәрби киемдә  Самир да килгән Ул шулай ук олы абыйсы белән очрашуны озак көткәнен билгеләп үтте.  "Мин хәтта аның белән бергә хезмәт итәргә дә китә алам, кызганыч, мине әлегә беркем дә анда алмый",-ди ул уфтанып..

Айрат Җәлалов егетләрне исән-имин кайтулары белән сәламләде, яхшы яллар теләде, алар белән Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров белән очрашу булачагын да билгеләп үтте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International