18-20 май көннәрендә Мөслим авылында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы исәбенә хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча республика ярышлары узды.
Ярышларда Татарстанның 3 районыннан 12 команда катнашты. Ярышлар нәтиҗәләре буенча 1 урынны хуҗалар - Мөслим районы командасы, 2 урынны Чирмешән районы, 3 урынны Менделеевск районы алды.
Уен бик кызыклы булды, көндәшләр көчле иде.
Ярышлар барышында безнең Чүпрәле командасы яхшы уен күрсәтте һәм 6 нчы урынны алды.
Командабызны котлыйбыз һәм аларга киләсе ярышларда уңышлар телибез!
Исегезгә төшерәбез, бу Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында ярышларның икенче төре иде, чаңгы ярышлары буенча безнең команда беренче төрдә җиңүче булды.