Теләсә кайсы төбәкнең консолидацияләнгән бюджетының иң мөһим керем чыганагы булып физик затларның керемнәренә салым тора. Социаль-икътисади программаларны финанслау һәм гамәлгә ашыру бюджетка салымның вакытында һәм тулысы белән керүенә бәйле. Шуңа күрә салым органнары эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе-күләгәле хезмәт хакын легальләштерү буенча эш. Әгәр хезмәткәрләрнең хезмәт хакы минималь хезмәт хакыннан, шулай ук тармак буенча уртача дәрәҗәдән түбәнрәк булса,эш бирүче ведомствоара комиссиягә чакырыла. Бу комиссиядә салым органнары вәкилләре генә түгел, ә хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, прокуратура, хезмәт буенча дәүләт инспекциясе, Россия Эчке эшләр министрлыгы, бюджеттан тыш дәүләт фондлары вәкилләре дә катнаша.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара идарәсе пенсияне, больничный листны, дәвалануга, укуга, торак сатып алуга салым тотып калынган акчаны исәпләү рәсми хезмәт хакы буенча гына башкарыла, дип искәртә. Үзегезне социаль ташламалардан һәм гарантияләрдән мәхрүм итмәгез - хезмәт хакын конвертларда алуга килешмәгез!
Әгәр эш бирүче хезмәт хакын яки аның бер өлешен, хезмәткәр таләпләренә карамастан, рәсми рәвештә түләүдән баш тарта икән, хезмәткәр мөрәҗәгать итәргә хокуклы:
• хезмәткәрнең яшәү урыны яки эш бирүченең урнашу урыны буенча район прокуратурасына;
• дәүләт хезмәт инспекциясенә;
• компаниянең урнашу урыны яки хезмәткәрнең яшәү урыны буенча салым инспекциясенә;
• дәгъва гаризасы белән судка.
Моннан тыш, «халыкның рәсми булмаган мәшгульлеге», «конверт түләүләре» мәсьәләләре буенча Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8 (843) 235-18-38, яисә Россия Федераль салым хезмәтенең Бердәм Контакт-үзәге телефоны буенча 8-800-222-2222.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен шәхси кабинет» сервисыннан файдаланучылар эш бирүче тарафыннан түләнгән, исәпләнгән һәм тотып калынган салым суммасын мөстәкыйль рәвештә тикшерә алалар. Керемнәр турында мәгълүмат «керемнәр һәм вычетлар» өстәмә битендә бар.