11 майда районның спорт мәйданчыклары базасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган «Өченче яшь» XIII республика пенсионерлар Спартакиадасының муниципаль этабы узды. Катнашучылар җиңел атлетика, дартс, йөзү, пуля белән ату, өстәл теннисы уенында ярыштылар. Спартакиада кысаларында пенсионерлар пуля белән ату һәм йөгерү буенча «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы нормативларын үтәделәр. Спартакиада җиңүчеләре һәм призерлары грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде, ә төрләр буенча җиңүчеләр безнең районны Спартакиаданың республика этабында тәкъдим итәчәк.
#гто2023 Чүпрәле #гто2023 #9 еллык ГТО #ГТО2023татарста