8 майда мини-футбол буенча универсаль спорт мәйданчыклары базасында (Акчарлак йөзү бассейны артында һәм Алтын барс боз аренасы янында) Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган мини-футбол буенча Марат Салахов истәлегенә ачык район турниры узды. Турнир кысаларында ВФСК нормативларын үтәү өчен мобиль мәйданчык оештырыла. Теләге булган һәркем, турнирда катнашучылар да, җанатарлар да, бер урыннан ике аяк белән этәрү, биек перекладинага эленеп тору, идәндә ятып кулларын бөгеп һәм җәеп тору, гимнастика эскәмиясендә туры аяклары белән басып торудан алга авышу, аркада ятып торудан гәүдәсен күтәрү буенча нормативларны үти алганнар. #гто2023 Чүпрәле #гто2023 #9 еллык юбилее ГТО #гто2023 Татарстан #минифутбол2023