Чүпрәледә Айдар Газимовның әти-әнисенә Батырлык ордены тапшырылды

2023 елның 13 мае, шимбә

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Айдар Газимовның әти-әнисенә Батырлык ордены тапшырылды. Дәүләт бүләген тапшыру район Башкарма комитетында узды.

Район башлыгы Марат Гафаров һәм Чүпрәле һәм Буа районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин Айдарның  батырлык үрнәге булуын билгеләп үттеләр.

"Хәрби бурычын намус белән үтәгән якташыбызның батырлыгын беркайчан да онытмаячакбыз. Айдарның даны мәңгелек!”, диде Марат Гафаров.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International