9 майда Иске Чүпрәле авылының «Чупрәле» паркында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары узды. «Спорт мәктәбе» МБО тест үзәге хезмәткәрләре тарафыннан ВФСК нормативларын үтәү өчен "Хезмәткә һәм оборонага әзер"мобиль мәйданчык оештырылды. Теләге булган һәркем идәндә ятып кулларын бөгеп һәм җәеп, гимнастика эскәмиясендә туры аяклары белән басып торудан алга авышып, гири күтәрү нормативларын үти алган. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар «Хезмәткә һәм оборонага әзер»комплексы символикасы белән дипломнар һәм сувенирлар белән бүләкләнделәр.