Россия Спорт министрлыгында «Хезмәткә һәм оборонага әзер «Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын алтын отличие билгесе белән бүләкләү турында " боерык имзаланды. Боерыкка 2023 елның I кварталында ГТО нормативларын уңышлы үтәгән гражданнар керде.
Быел башыннан 635 053 россияле ГТО комплексының интернет-порталында теркәлгән, шуларның 294 801 кешесе нормативларны үтәүдә катнашкан, ә 324 940 россияле ГТО комплексының аерымлык билгеләренә туры килгән югары нәтиҗә күрсәткән:
-132 988 кеше «алтын»га;
-111 138 «көмеш»кә;
Бронза билгесе өчен 80 814 кеше.
Бүгенге көндә Россиядә 2658 тест үзәге эшли, анда теләгән һәркем үз көчен, җитезлеген һәм тизлеген сынап карый ала.
Россия Спорт министрлыгының 26.04.2023 елгы 72 нче боерыгы ГТО комплексының рәсми интернет-порталында урнаштырылган.