Бүләк 2023 елда Татарстан Республикасы халкы арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең республика этабында 2 урын өчен тапшырылды.
26 апрельдә Казан шәһәренең «Хезмәт резервлары» МАУ СОК базасында Татарстан Республикасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Тест үткәрү үзәге җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе узды.
Чараның программасы үз эченә:
- тест үткәрү үзәкләре эшчәнлеге турында әңгәмә;
- «ГТО» ВФСКның яңартылган нормативларына өйрәтү;
- «ГТО» ВФСК федераль операторынан АИС “ГТО”да эшләргә өйрәтү;
- чакырылган кунаклар - бүлек җитәкчесе урынбасары-ТР Спорт министрлыгының үзәкләштерелгән бухгалтерия җитәкчесе Фәсхетдинова Зөлфия Зөфәр кызы, ТР «ГТО» РОО рәисе Иванов Эдуард Владимирович һәм ТР «ГТО» РОО рәисе урынбасары Сабитов Артур Марсель улы белән очрашу.
Чарада ГТО муниципаль тест үткәрү үзәкләрнең 40тан артык вәкиле катнашты, аларның һәрберсе үзе кызыксындырган сорауны шәхсән үзе бирә алды. Безнең районнан семинар-киңәшмәдә Башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Руслан Вилданов катнашты. Киңәшмә кысаларында Чүпрәле муниципаль районы 2023 елда Татарстан Республикасы халкы арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" ВФСК кышкы фестиваленең республика этабында 2 урын өчен диплом, кубок һәм медальләр белән бүләкләнде.