2023 елның 5 маенда район Советы утырышы узачак.

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

 Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә,Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2023 елның 27 апрелендәге 18 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының егерме сигезенче утырышы чакырыла. 

Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелде:

1)     Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе турында.

2)     2022 елга Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында.

3)     «2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы бюджеты турында» 2022 елның 14 декабрендәге 23/2 номерлы Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында.

4)     «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы муниципаль милкендә булган мөлкәтне арендага бирү тәртибе турында»гы нигезләмәгә үзгәреш кертү хакында.

5)     Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына муниципаль милекне арендага бирү тәртибенә үзгәреш кертү турында.

6)     Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контроле турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында.

7)     Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында.

8)     Төрле.

Район Советы утырышы 2023 елның 5 маенда 11:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International