Сугышчыларга отпуск РФ Президенты Указы нигезендә бирелә һәм 2 атна тәшкил итә.
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан сугышчылар белән очрашты. Аларга бүләкләр тапшырды.
Очрашу рәсми булмаган шартларда, кафеда чәй эчеп узды. Очрашу вакытында егетләр үз хезмәте һәм гаиләләре, шулай ук махсус хәрби операция зонасында көндәлек көнкүреше турында сөйләделәр.
Үз чиратында, район Башлыгы Марат Гафаров аларга исән-сау җиңү белән өйләренә әйләнеп кайтуларын теләде.
Исегезгә төшерәбез, Чүпрәле районына махсус хәрби операция зонасыннан сугышчылар кайтуы дәвам итә. Сугышчыларга отпуск РФ Президенты Указы нигезендә бирелә һәм 2 атна тәшкил итә.