Чүпрәле эшлекле дүшәмбесендә җирле үзидарә көне уңаеннан бүләкләү узды.

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

21 апрельдә җирле үзидарә органнары вәкилләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – җирле үзидарә көнен билгеләп үттеләр.

Бу бәйрәм РФ Президентының 2012 елның 10 июнендәге 805 номерлы Указы белән билгеләнгән. Яңа дата календарьга «җирле үзидарә институтының ролен һәм әһәмиятен арттыру, демократияне һәм гражданлык җәмгыятен үстерү максатларында» кертелә.

Быел җирле үзидарә көне унберенче тапкыр билгеләп үтелә. Шушы уңайдан район Башлыгы Марат Гафаров җирле үзидарә хезмәткәрләренә грамоталар тапшырды.

Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен муниципаль берәмлекләр Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

- Афанасьева Алена Викторовна, баш белгеч, балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре;

- Замдиханова Энҗе Иршат кызы, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Кече Чынлы авыл җирлеге Башкарма комитетының баш бухгалтеры;

- Фаткуллин Рөстәм Фатыйх улы, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы.

    Районның җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәте өчен һәм җирле үзидарә көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

- Валиуллина Гөлназ Хәйдәр кызы, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының кадрлар бүлеге начальнигы;

- Замалетдинов Рафик Мансур улы, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Марс авыл җирлеге башлыгы;

- Павлова Екатерина Владимировна, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Яңа Борындык авыл җирлеге Башкарма комитеты секретаре.

     Районның җирле үзидарә органнарында намуслы нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм җирле үзидарә көнен бәйрәм итү уңаеннан Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар:

- Морозова Елена Анатольевна - Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Үби авылы җирлегенең хәрби исәпкә алу буенча белгече;

- Салахутдинова Венера Марс кызы, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Чүпрәле авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе;

- Салихова Нуршат Хәбибулла кызы, Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авыл җирлегенең хәрби исәпкә алу буенча белгече.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International