Гаилә командалары арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" ВФСК фестивале
22 апрель көнне Казан шәһәренең «Хезмәт резервлары» стадионында «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында гаилә командалары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» ВФСК фестивале узды. Команда 4 кешедән тора: ике ата-ана (әни һәм әти), 1 бала һәм әби яки бабай. Аларга түбәндәге сынауларны җиңәргә кирәк иде:
Югары турникта күтәрелү;
- идәндә яткан килеш кулларны бөкләү һәм җәю;
-гимнастик эскәмиясенә таянып кулларны бөгү һәм җәю;
- аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү;
- урыннан озынлыкка сикерү;
- 30 метрга йөгерү;
- гимнастик эскәмиядә аягүрә басып, алга таба авышу;
- утырып яки басып торып, терсәкләре белән өстәлгә яки терәккә таянып, 10 м дистанциядән электрон коралдан ату;
Барлык катнашучылар да үз сәләтләрен күрсәттеләр һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Барлык ярышлар нәтиҗәләре буенча призерлар булдылар:
1 урын-Түбән Кама шәһәре;
2 урын-Азнакай районы;
3 урын-Нурлат районы.
Түбән Кама шәһәреннән Сафиннар гаиләсе Санкт – Петербург шәһәрендәге гаилә командалары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия фестивалендә республикабыз исеменнән чыгыш ясаячак.