Юбилярның 11 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар.
Иске Чокалы авылында яшәүче Гелзиан Калимулла кызы Калимуллинага 95 яшь тулды.
Тыл хезмәтчәнен һәм хезмәт ветеранын котларга Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Иске Чокалы авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низамутдинов килде.
Алар ветеранны юбилее белән котладылар һәм РФ Президенты В.В. Путин исеменнән котлау открыткасы, Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров исеменнән чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Гельзиан Калимулла кызы Яңа Чокалы авылында туып үскән. Сугыш башланганда аңа 13 яшь була, сугыш еллары һәм сугыштан соңгы елларның барлык авырлыклары аның өлешенә дә төшә. Бу авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларда кайда гына һәм ниндий генә эштә эшләмәгән. Сугыш һәм сугыштан соңгы еллардагы барлык авырлыкларны, күп кенә яшьтәшләре кебек үк, аңа да кичерергә туры килә. Сугыш елларында азык-төлек, кием булмавын сөйли.
Ул бүген дә сугыш елларында аларга узган елгы бәрәңге басуыннан черек бәрәңге эзләргә һәм аннан ашарга пешерергә туры килгәнен искә төшерә.
- Авыр булды, ләкин без сугышның җиңү белән бетәчәгенә һәм тыныч көннәр җитәчәгенә ышандык. Бүген бездә барысы да бар, бик мул яшибез, өйдә җылы, рәхәт, - дип сөйли Гельзиан апа. Үз вакытында ул кияүгә чыккан һәм ире белән бергә 4 бала тәрбияләгән. Кияүгә чыккач, алар гомер буе Иске Чокалы авылында яшәгәннәр, икесе дә «Чишмә» колхозында эшләгәннәр. Гельзиан апа фермада, чөгендер эшкәртүдә, иген тогында төрле эшләр башкарган. Ул бик тырыш, хезмәт сөючән, һәркайда өлгергән, намус белән эшләгән.
Үз тормышында аңа күпне, шатлыкны да, кайгыны да күрергә туры килгән. Аңа ике баласын җирләргә туры килгән.
Еллар узу белән юбилярша рухын югалтмый, авыл вакыйгаларыннан да хәбәрдар. Аның әле яхшы хәтере бар, ул үткән елларны яхшы хәтерли. Бүген Гелзиян апа балалары, оныклары Һәм оныкчыклары кайгыртуы һәм яратуы белән әйләндереп алынган. Аның 11 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар. Бер оныгы бүгенге көндә Украинада махсус хәрби операциядә катнаша. Ул һәр көн үзенең догаларында оныгына һәм башка катнашучыларга сәламәтлекләрен һәм аларның тизрәк исән-сау өйләренә кайтуларын тели.
Бүгенге көндә ул кызы Гүзәл һәм кияве Шамил белән бергә яши, ә улы Фәрит гаиләсе белән Ульяновск каласында гомер итә.
- Балаларымнан бик канәгать, аларга бик рәхмәтлемен, - ди Гелзиян апа. Гельзиан апа бәйрәм мизгелләрен уртаклашырга килгән барлык кунакларга да бик шат иде. Юбилярга аның сәламәтлеге начарланмасын, тормыш сөючәнлек һәм оптимизм беркайчан да бетмәсен, ә якын кешеләр үзләренең кайгыртулары һәм игътибарлары белән сөендерсен дип телибез.