Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Росконгресс Татарстан эшмәкәрләрен Россиянең перспективалы брендлары конкурсында катнашырга чакыра

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Конкурста катнашуга гаризалар крауд-платформада идея.росконгресс.рф - биш номинация буенча кабул ителә:

- Азык-төлек товарлары;

- Кулланучылар товарлары;

- Мәгълүмат технологияләре;

- Югары технологияләр;

- Креатив индустрияләр.

Конкурста эшкуарлар – кече һәм урта бизнес вәкилләре катнаша ала, аларның компанияләре тотрыклы үсеш темпларын һәм җитештерүне локальләштерүнең югары дәрәҗәсен күрсәтә, шулай ук кулланучылар тарафыннан инде югары бәяләнгән товарлар:

• Компания гариза биргән төбәкнең резиденты булырга тиеш

• Компания конкурсның биш тармак-номинациясенең берсенә карый

• Компания социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыра

• Компания җитештерүне локальләштерүнең югары дәрәҗәсен күрсәтә

Җиңүче брендлар үз товарларын маркетплейс һәм сәүдә челтәрләрендә, телевидениедә һәм яңа медиада алга таба җибәрә алачак, шулай ук конкурс партнерларыннан ярдәм һәм алга китеш ала алачак. Алар арасында Росконгресс фонды, Wildberries, OZON, АНО “Диалог”, ФЦК, “Россия почтасы”, Роскачество, АНО “Милли өстенлекләр” һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International