Чарада 100дән артык бадминтон уенын яратучылар катнашты.
15 апрельдә «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында Совет космонавты Ю.А. Гагаринның космоска беренче очышына багышланган гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында бадминтон буенча шәхси-команда турниры узды.
Ярышлар укучылар арасында бадминтонны популярлаштыру һәм үстерү, укучыларның спорт осталыгы дәрәҗәсен күтәрү, иң көчлеләрне ачыклау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатларында уздырыла.
Ярышларда Татарстан Республикасының Ульяновск өлкәсе, Буа, Чүпрәле, Спас (Болгар) районнары спортчылары катнашты.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, районда бадминтон дистәләгән еллар элек популяр булган, бүген исә бу спортның өлкәннәр арасында да, яшүсмерләр һәм балалар арасында да үз һәвәскәрләре бар. Уеннар мавыктыргыч булды, һәр уенчы җиңүгә омтылды, ә җиңүгә юл тоткан спортчы-бадминтончыларга, әлбәттә, бик күп көч куярга туры килде.
Турнир нәтиҗәләре буенча 1-2 сыйныф кызлары арасында 1 урынны София Карабаева, 2 урынны Юлиана Шурбина, 3 урынны Сингх Сунита һәм Алиса Насретдинова алды. 1-2 сыйныф малайлары арасында 1 урын – Евгений Карсаков, 2 урын – Булат Яфизов, 3 урын – Растислав Головин һәм Самир Ибраһимов. 3-5 сыйныф кызлары арасында Яна Изендеева-1 урын, Ирина Катина – 2 урын, Олеся Коровушкина һәм Маргарита Карасева – 3 урын.
3-5 сыйныф малайлары арасында Рамил Гыйзатуллин-1 урын, Камил Шәкүров – 2 урын, Николай Мускатинов – 3 урын. 6-8 сыйныф кызлары арасында 1 урынны Мария Алексеева, 2 урынны София Ямщикова, 3 урынны Ралина Мөдәрисова һәм Кристина Карсакова алды. 6-8 сыйныф малайлары арасында Илсур Гыйзатуллин – 1 урын, Александр Афанасьев – 2 урын, Эрнест Насыйбуллин һәм Булат Науметов-3 урын алды. Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Барлык бадминтончылар һәм аларның җанатарлары әлеге чараны оештыручыларга зур рәхмәт сүзләре җиткерделәр.