Бүген, 2023 елның 17 апрелендә, Чүпрәле районы оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре белән традицион эшлекле дүшәмбе вакытында бүләкләү чарасы булды.
Бүләкләрне Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров Россиядә янгын күзәтчелеге оешуга 374 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан тапшырды.
Район Башлыгының Рәхмәт хатлары белән: Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе ГПС ФПС 8нче янгын-коткару отрядының 114нче янгын-коткару бүлеге ветераны Битяков Василий Евгеньевич, оешма хезмәткәре Алимов Динар Фиркать улы, бүлек командиры Матюшин Алексей Анатольевич, караул начальнигы Романов Николай Дмитриевич бүләкләнделәр.