Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешенең интенсивлыгы турында консультация - кисәтү

2023 елның 15 апреле, шимбә

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохит мониторингы идарәсе» ФГБУдан: Консультация-кисәтү килде

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФГБУдан килде:

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү 2023 елның 16 апрелендә 9 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр. 16 апрель көнне көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15 м/с кадәр көчле төньяк җиле көтелә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

Җил көчәйгәндә:

  1. Әгәр көчле җил чыкканда урамда калсагыз, җир асты кичүләрендә яки бина подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелмәгән биналарга да кагыла.
  2. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.
  3. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил белән өзелгән ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.
  4. Көчле җил булганда, электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу бик куркыныч.
  5. Куркынычны өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә элементлары һәм декор әйберләр тудыра ала. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә арта.
  6. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышкы якка төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып ташларга кирәк.
  7. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International