Бу-Чүпрәле районына махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайтучы икенче төркем ир-егетләр.
Чүпрәле районында, 2023 елның 14 апрелендә, кыска вакытлы ялга кайткан мобилизацияләнгән ир-егетләрне каршы алдылар. Хәрбиләр утырган автобуслар традиция буенча "Дуслык" кафесы янында тукталыш ясады. Кайтучыларны хакимият вәкилләре, гаиләләре, туганнары һәм якыннары славянка көенә каршы алды.
Бу-Чүпрәле районына махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайтучы икенче төркем ир-егетләр. Беренче төркем ял итеп, көч җыеп, шушы көннәрдә янә махсус хәрби операция зонасына юл тотты.
Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров мобилизацияләнгән ир-егетләрне шәхсән үзе каршы алды, кайтулары белән котлады.
Шатлыклы күз яшьләре, көләч йөзләр, җылы кочаклар... Алда хәрбиләрне ике атналык ял, мәктәпләрдә һәм, әлбәттә, район башлыгы белән очрашулар көтә..