Чүпрәле районында хәрби хезмәткә чакырылучылар көне уздырылды

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Мәдәният хезмәткәрләре концерт номерлары әзерләгән.

 

Елына ике тапкыр яз һәм көз айларында, хәрби хезмәтнең абруен күтәрү, яшьләрдә патриотик аң формалаштыру максатыннан, Чүпрәле районының район мәдәният йортында «Призывник көне» яшьләр-патриотик акциясе үткәрелә.

 

2023 елның 12 апрелендә язгы чакырылыш компаниясе кысаларында әлеге чара узды, анда Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Җәләлов, Буа һәм Чүпрәле хәрби комиссариаты вәкилләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, хәрби хезмәткә чакырылучылар үзләре, шулай ук техникум студентлары һәм укучылар катнашты.

 

Чыгыш ясаучылар үзләренең үгет-нәсыйхәтләрен бирделәр, аларны мондый сүзләр белән гомумиләштереп була: «без сезнең белән горурлана алсын өчен, намуслы хезмәт итегез».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International