Чүпрәле районында ГТОга багышланган республика проектлар конкурсы башланды

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Конкурс ТРда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында үткәрелә.

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» ВФСКНЫ популярлаштыру һәм белем бирү оешмалары укучыларын ГТО комплексын сынауларны үтәүгә җәлеп итү максатыннан 2023 елның 10 апреленнән 31 маена кадәр Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында балалар проектлары конкурсы үткәрелә (алга таба – конкурс). Конкурсның муниципаль этабы 2023 елның 10 апреленнән 15 маена кадәр, республика этабы 2023 елның 17 маеннан 31 маена кадәр узачак.

Конкурс эшләренең тематикасы:

- компьютер рәсемнәре (плакатлар) (jpeg форматында);

компьютер анимацияләре компьютер ярдәмендә башкарылган мультипликацион роликлар яки реалистик хәрәкәтләнүче сурәтләр (GIF форматында).

Эшләрне теләсә нинди программаларны кулланып, компьютерда анимацияләр ясап була.

Конкурста катнашучылар: Чүпрәле муниципаль районы мәгариф учреждениеләренең 5-7 сыйныф укучылары.

Бәяләү критерийлары:

эшләрнең эчтәлегенең конкурс темасына туры килүе;

фикерләүнең оригинальлеге, башкаруның эстетикасы;

башкару техникасы, композиция, төсле чишелеш.

Конкурсның муниципаль этабында катнашу өчен конкурс эшләрен кабул итү электрон почта адресына башкарыла – Vildanov.Ruslan@tatar.ru яки ватсап буенча 89270387410 номерына 2023 елның 15 маена кадәр. Муниципаль этапта җиңүчеләр конкурсның республика этабында безнең район исеменнән чыгыш ясаячак.

Конкурс эше автор турында кыскача мәгълүмат белән озата барырга тиеш (беркетелгән файлларда катнашучының анкетасы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International