2023 елның 1 апреленнән илдә язгы чакырылыш кампаниясе башланды, ул агымдагы елның 15 июленә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Указы имзаланды.
Гөлия Фәизова
«2023 елның 1 апреленнән 15 июленә кадәр запаста булмаган һәм хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнарын – 147 мең кешене хәрби хезмәткә чакырырга», — диелә Указда.
Документ нигезендә хәрби хезмәткә чакырылучылар махсус хәрби операциядә катнашу өчен җибәрелмәячәк, ә хезмәтләрен тәмамлаучылар запаска озатылачак һәм яшәү урыннарына кайтып китәчәк.
Бу атнада районда хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарны тикшерү буенча медицина комиссиясе эшли башлады. Комиссия нәтиҗәләре нигезендә Россия Кораллы Көчләре сафларына чакырылучы егетләрнең "яраклылыгы" билгеләнә.
Мәгълүматлар буенча, агымдагы елның язгы чакырылышында Ватанны сакларга 50ләп Чүпрәле егете китәчәк. Чакырылыш медицина комиссиясе аша өч көн дәвамында 131 егет тикшерү узачак.
Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтулловның комиссия барышында: “Армия хезмәтенә әзерме?”, дигән соравына, булачак хәрбиләр: “Әйе”, дип җаваплыйлар. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Егетләрнең күпчелеге уку йортларын тәмамлау алдында, имтиханнар тапшырып, кулларына диплом гына аласы. “Ватан алдындагы бурычны үтәп, аннан хезмәт юлын тынычлап башлыйсың”, дип үзмаксатларын куйганнар.
–Районыбыз егетләре белән горурланырга була. Комиссияне дә узалар, хезмәткә дә горурлык белән баралар. Хәрби частьләрдән дә һәрвакыт алар адресына җылы сүзләр генә ишетеп торабыз,- ди чакырылыш комиссиясе рәисе, район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Айрат Җәлалов.–Язгы чакырылышта егетләрне армиягә озату апрель аеның икенче декадасында планлаштырыла.