2023 елның 9 апрелендә Буа шәһәрендә физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт идарә органы оешуга 100 ел тулуга багышланган шахмат буенча зона этабы турниры узды.
Ярышларда муниципаль этапларда җиңүче иң көчле гаилә командалары катнашты. Чүпрәле районы данын Чуваш Чүпрәле авылыннан Афанасьевларның гаилә командасы яклый. Барлык очрашулар нәтиҗәләре буенча Афанасьевлар өченче урынны алалар һәм турнирның бронза медальләрен яулыйлар.
Котлыйбыз!