Турнир ЛНР һәм ДНР тыныч халкын яклаганда батырларча һәлак булган сугышчылар истәлегенә багышланган иде.
Бүген, 2023 елның 8 апрелендә, Чүпрәле районында "Алтын" спорт комплексында кикбоксинг буенча турнир узды. Турнир ЛНР һәм ДНР тыныч халкын яклаганда һәлак булган сугышчы-якташлар истәлегенә багышланган иде. Ярышны ачуга аларның туганнары һәм якыннары чакырылды.
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров үзенең сәламләү сүзендә бүгенге көндә Чүпрәле егетләренең МХО зонасында булуларын һәм неонацизм белән көрәшүләрен билгеләп үтте. Кызганычка каршы, алар арасында 13 кеше һәлак булган.
-Безнең егетләр үзләрен батырларча күрсәттеләр, тормышларын кызганмыйча ил сагына бастылар. Без алар белән горурланабыз, алар һәрвакыт безнең йөрәкләрдә яшәячәк. Мәңгелек хәтер һәлак булганнарга. Бүгенге турнир кешелекнең җирдә тынычлык урнаштыру һәм аны күп халыкларга китерү өчен сугышкан солдат, сугышчы-азат итүче образын мәңгегә хәтерендә саклаячагына дәлил булып тора, - диде Марат Ринатович.
Район Башлыгы геройларның әниләренә зур сабырлык теләде һәм бүгенге турнир истәлегенә бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды. “Катнашучыга җиңел көрәш һәм уңышлар телим",-дип билгеләп үтте Марат Гафаров.
Шулай ук турнирда МХО катнашучылары катнашты. Алар әлеге турнирны оештырган өчен рәхмәт белдерделәр, һәркайсыбызның Ватан алдында, ил алдында, үз вөҗданы алдында бурычы бар. Һәм безнең егетләр батырлык, каһарманлык һәм хәрби туганлык үрнәге булып торуын билгеләп үттеләр.
Район Башлыгы аларга истәлекле бүләкләр дә тапшырды.
Турнир 100 дән артык яшь кикбоксёрны җыйды. Аларның тренеры һәм әлеге ярышны оештыручы - Данил Надыйр улы Алимов. Данил, Иске Чүпрәле авылында туып үскән. Үз гаиләсе белән (хатыны Галия һәм ике кыз) Ульяновск шәһәрендә яшиләр.
Данил Алимовның яшь кикбоксёрлар клубын оештыру теләге моннан өч ел элек туды, ул вакытта ул спорт мәктәбендә эшли иде.
Кикбоксинг-сугышчан сәнгатенең бер төре, анда куллар һәм аяклар белән дә сугу гадәти. Анда бокс, каратэ, тхэквондо, муай-тай удар техникасы уңышлы кушыла, алар дөньяда популярлаша бара. Бу спорт төре катнашучылардан чыдамлык һәм техник осталык таләп итә, физик һәм психологик сыйфатларны үстерергә мөмкинлек бирә. Мин үзем дә башта бу спорт төре белән "авырып киттем", аннары балаларны өйрәтә башладым. Ульяновскта узган тренировкалар белән берлектә Чүпрәле районында да оештырырга булдым, чөнки дусларымнан күп мөрәҗәгатьләр була, аларның балалары әлеге спорт төре белән кызыксына. Узган ел биредә кикбоксиг буенча беренче турнир узды, быел инде икенчесе, без аны ЛНР һәм ДНР тыныч халкын яклаганда һәлак булган сугышчылар истәлегенә багышларга булдык, -дип билгеләп үтте Данил Алимов.
Чыннан да, Чүпрәле малайлары махсус энтузиазм белән яңа спорт төренә йөри башладылар, тренировкаларның нәтиҗәләре инде үзләренең беренче җиңүчеләрен һәм төбәкара ярышлар призерларын бирде.
Данил Алимов 4 яшьтән һәм аннан да олырак булган балаларны өйрэтэ. Бу планда чикләүләр юк, ди ул. "Тринировкаларга хәтта кызлар да йөри һәм ярышларда җиңәләр". Тренер үзенең тәрбияләнүчеләре белән безнең илдә уза торган барлык турнирларда катнаша.
Бүгенге турнирда да Данил Алимовның тәрбияләнүчеләре югары дәрәҗәдә ихтыяр көче, техник һәм физик әзерлек күрсәттеләр. Ярышлар нәтиҗәләре буенча иң яхшылары медальләр, грамоталар, кубоклар, шулай ук Ульяновск шәһәренең «Улет» аквапаркына күңел ачу өчен бүләк сертификаты белән бүләкләнде.