Чүпрәле районының "яшь гвардиясен" Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр

2023 елның 8 апреле, шимбә

Казанда Яшьләр гвардиясенең XIV хисап-сайлау конференциясе узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

 

Конференция нәтиҗәләре буенча Яшьләр гвардиясенең төбәк штабы җитәкчесе итеп Шигабуддинов Руслан сайланды.

Аппарат җитәкчесе вазифасына Төхвәтуллина Элина билгеләнде.

 

Конференция эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Ольга Воронова һәм Геннадий Глушков, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Департамент җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Раиса департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча гражданлык җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Илнур Шакиров, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин катнашты.

 

Конференция ахырында

"Яшь гвардия" нең Чүпрәле җирле Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы территориясендә "Без бергә" гуманитар штабының нәтиҗәле эше өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International