Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Данис Сатдиновның хезмәтенә бәя бирде.
Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышы узды. Утырышны Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров алып барды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин, депутатлар һәм чакырылганнар катнашты.
Чираттан тыш утырыш эшендә депутатлар Данис Сатдиновның Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы гаризасын карадылар. Алар бертавыштан Данис Сатдиновның ихтыяр белдерүен хупладылар, чүпрәлеләр файдасына бергәләп эшләгән өчен рәхмәт белдерделәр һәм яңа өлкәдә уңышлар теләделәр.
Район башлыгы Марат Гафаров, үз чиратында, Данис Сатдиновны эшкә сәләтле, киң фикерле кеше дип бәяләде.
– Аның башкарма комитет җитәкчесе вазифасында биш ел эшләү дәверендә районда шактый эшләр башкарылды-яңа социаль объектлар ремонтланды һәм төзелде. Данис Абдулхарисович тәүлегенә 24 сәгатьтә ачык иде, без аның белән кулдан-кулга эшләдек. Аңа яңа эш урынында уңышлар телибез, - диде Марат Гафаров.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов шулай ук Данис Сатдиновның хезмәтенә бәя бирде, ул Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесен Рәхмәт хаты белән бүләкләү турында Указга кул куйды. Марат Гафаров утырыш барышында Татарстан Республикасы Рәисенең рәхмәтен адресатка тапшырды.
Данис Сатдинов шулай ук утырышта катнашучыларга уртак хезмәтләре һәм хезмәттәшлекне вакытында аңлаулары өчен рәхмәт белдерде.
Икенче мәсьәлә буенча депутатлар каравында Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы кандидатны раслау тәкъдим ителде. Бу вазифага Айрат Җәләлов кандидатурасы өчен депутатлар бертавыштан тавыш бирде. Ә бу вазифаны кем җитәкләячәге Башкарма комитет җитәкчесе вазифасына конкурс үткәрелгәннән соң билгеле булачак.