Чүпрәлеләр парклардагы коймаларны һәм хәрби техниканы буяуга чыктылар

2023 елның 7 апреле, җомга

Чүпрәле районында өмәләр оештырылган рәвештә уза.

1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланды.

Чүпрәле районында оешма һәм предприятие хезмәткәрләре оешкан рәвештә өмәләргә чыга. Биналар һәм корылмаларның янәшәдәге территорияләрен тәртипкә китерәләр, шулай ук паркларда беркетелгән участокларын төзекләндерәләр.

2023 елның 6 апрелендә Петр Дементьев исемендәге паркларда һәм чыгарылыш сыйныф укучылары паркында оешма һәм предприятие хезмәткәрләре коймаларны һәм хәрби техниканы буяуга чыктылар.

Читтә калмагыз, әйдәгез бергәләп яраткан районыбызны чистарак һәм уңайлырак итик

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International