Район оешма җитәкчеләре белән чираттагы эшлекле киңәшмәдә бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләрне Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов тапшырды.
Чүпрәле муниципаль районының юл тармагын үстерүгә керткән өлешләре һәм намуслы хезмәтләре өчен Чүпрәле муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән "Чүпрәле" юл ремонтлау-төзү идарәсе җитәкчесе Айрат Альберт улы Санатуллин, шулай ук, район башлыгының Рәхмәт хаты белән идарә җитәкчесенең урынбасары Руслан Илнар улы Шәфигуллин бүләкләнде.