Конкурс Казан шәһәренең Хади Такташа исемендәге 27 нче татар гимназиясендә узды.
28-29 мартта Казанда Туган тел укытучыларының Бөтенроссия мастер-класслары конкурсының йомгаклау этабы узды.
Быел чара 11 нче тапкыр үткәрелә. Конкурсның максаты-Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклауга һәм үстерүгә ярдәм итү, туган телләр укытучыларының статусын күтәрү, аларның педагогик тәҗрибәсен тарату.
Чүпрәле районыннан конкурста Чуаш теле һәм әдәбияты укытучысы Галина Кудряшова катнашты.
Ул мастер-класс үткәрде, үз проектын яклады. Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча Галина Васильевна призер булды һәм Диплом белән бүләкләнде.
Бүләкләү тантанасы 29 мартта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәевич Һадиуллин катнашында узды.
Галина Кудряшованы югары уңышлары белән котлыйбыз һәм алга таба иҗади уңышлар телибез!