2023 елның 29 мартында, Чүпрәле муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының 11 сыйныфын тәмамлаучыларның әти-әниләре "Бердәм БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
Беренче тапкыр әлеге Бөтенроссия акциясе 2017 елда узды. Аның инициаторы булып мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тора.
Акция чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына БДИга әзерлек белән бәйле мәсәләләрне аңлату күздә тота.