Чүпрәледә мәдәният хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Залда иҗади һөнәр вәкилләре җыелды.

Район йортында мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

Залда иҗади һөнәр вәкилләре җыелды. Аларны Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров сәламләде.

- Сез безнең тормышыбызга сәнгать, иҗат, гармония һәм матурлык алып киләсез. Яшьләребезнең кызыклы һәм иҗади проектлар тормышка ашыруын, сәнгать өлкәсендә зур уңышларга ирешүен күрү дә бик куанычлы.Без үз талантлары белән кече Ватаныбызныданлаган һәм республика һәм ил мәдәниятенә лаеклы өлеш керткән танылган якташларыбыз белән горурланабыз.Иҗади хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Сезгә илһам, бетмәс энергия һәм яңа казанышлар телим!,- дип билгеләп үтте район башлыгы сәламләү сүзендә.

Бу көнне мәдәният хезмәткәрләренә карата бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады. Шулай ук Чүпрәле районы башлыгының Мактау грамоталары, ведомство карамагындагы учреждениеләрнең Рәхмәт хатлары һәм грамоталары тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International