Балалар һәм яшүсмерләр өчен ашыгыч психологик ярдәм хезмәте эшли.

2023 елның 28 марты, сишәмбе

13 ел инде Россиядә балалар һәм яшүсмерләр өчен ашыгыч психологик ярдәм хезмәте эшли. 8-800-2000-122 ышаныч телефоны-бушлай аноним хезмәт һәм авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фондының иң мөһим проектларының берсе. Көн саен консультантлар йөзләгән шалтыратулар кабул итәләр, ярдәм күрсәтәләр, ә балалар борчылулары турында ачыктан-ачык сөйлиләр. 17 майда Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Кызганычка каршы, мондый ярдәмнең барлыгын бөтен кеше дә белми. Үсеп җиткән яшүсмерләргә алмашка яңа яшь абонентлар килә, алар бөтенроссия проекты белән таныш булмаска мөмкин. ⠀Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фонды Төмән өлкәсенең Социаль үсеш департаменты һәм регионнарда партнерлар белән берлектә “Ышаныч марафоны. 2023", 28 марттан 28 апрельгә кадәр узачак. Катнашучыларны кызыклы иҗади онлайн-марафоннар һәм конкурслар көтә: «Мин балалар ышаныч телефоны номерын беләм» фотоконкурсы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International