2023 елның 24 мартында Россия Федерациясе Президентының "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы турында"гы Указны имзалауга 9 ел тулды. «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы төзелүгә 9 ел тулу уңаеннан, 21-25 март көннәрендә районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы барлыкка килү тарихына багышланган ачык дәресләр узды. Дәресләр вакытында укучылар белән "ГТО нәрсә ул?", "ГТО" барлыкка килү тарихы, "ГТО" аерымлык билгеләре мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. «ГТО» ның яңа баскычлары, «ГТО» сынау төрләре. Кече сыйныф укучылары һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр арасында “ГТО, рекордка!” һәм “Яшь ГТОшниклар” дигән плакатларны иң яхшы әзерләүгә конкурс үткәрелде.