«Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексына 9 ел!

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Яңадан торгызылган «Хезмәткә һәм оборонага әзер» физкультура-спорт комплексына 9 ел тулды. 2014 елның 24 мартында җәмәгатьчелек инициативасы буенча Россия Президенты Владимир Путин Указы белән милләтне сәламәтләндерү максатыннан ГТО комплексы бөтенләй яңа форматта торгызылды. Бу көн - көн саен ГТО нормативлары буенча россиялеләрне җәлеп итүгә, әзерләүгә һәм сынауга юнәлдерелгән чараларны оештыруга һәм үткәрүгә үз көчләрен биргән һәркем өчен бәйрәм, гражданнарга даими нигездә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүнең кыйммәтен сеңдерә! Тугыз ел эчендә яңа хәрәкәткә 19,8 миллионнан артык кеше кушыла. 8 миллионга якын россияле нормативларны үтәүне уңышлы башкарып чыкты һәм күкрәкләрендә гармонияле үсеш, яхшы дәрәҗәдәге физик әзерлек һәм актив тормыш позициясе символы буларак ГТОның бронза, көмеш һәм алтын билгеләрен тагып йөртә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International