«Вверх!» республика конкурсы яңа сезон башлап җибәрә!

2023 елның 24 марты, җомга

Дәүләт граждан хезмәте белән күптән танышырга телисен? Ул чагында сине "Вверх!" республика конкурсына чакырабыз, чөнки нәкъ менә монда син булдыра аласың:

дәүләт төзелеше нигезләре буенча үз белемнәреңне яхшыртырга;

үсеш алучы программаны үтәргә;

файдалы танышулар булдырырга һәм фикердәшләр командасын җыярга; Татарстан Республикасы министрлыкларында һәм ведомстволарында стажировка узарга;

профильле министрлыклар җитәкчелеге белән шәхсән очрашырга.

 

Конкурста 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге, РФ гражданлыгы булган һәм үзен дәүләт граждан хезмәтендә тормышка ашырырга теләгән яшь татарстанлы катнаша ала.

Гаризалар 2023 елның 31 мартына кадәр кабул ителә. Гаризаны түбәндәге сайтта тутырырга була: https://rezervrt.ru/

Конкурс турында тагын да күбрәк мәгълүмат «Вверх!» республика конкурсы төркемендә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International