ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов катнашында йомгаклау киңәшмәсе узды.
Чүпрәле районында хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруның торышын өйрәнү буенча тикшерү узды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Чүпрәле районы Башкарма комитеты залында ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов катнашында йомгаклау киңәшмәсе узды. Киңәшмә эшендә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов, район прокуроры Олег Гайнетдинов, эшче төркем әгъзалары, район учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.
Комиссиянең 12 әгъзасы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгыннан, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгыннан, балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясеннән, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыктан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсеннән, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан катнашучыларны эш нәтиҗәләре белән таныштырдылар, алар үз чиратында үзләренең тәкъдимнәрен бирделәр.
Ахырда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов йомгак ясады.
- ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов ассызыклаганча, бигрәк тә яшь гаиләләргә игътибар итәргә, яшьләрнең һәм үсмерләрнең ялы белән кызыксынырга кирәк. "Бик күп хокук бозулар нәкъ менә көнкүрештә әтисе яки әнисендә башланган алкоголизмы аркасында була, бу гаиләдә балалар үсә, әлеге вәзгыять аның психикасында тискәре чагылыш таба. Боларның барысын да күршеләр, янәшәдә яшәүчеләр күрә һәм белә, ләкин кайвакыт алар дәшми һәм дөрес эшләмиләр. Проблеманы башлангыч этапта хәл итәргә ярдәм итәргә кирәк. Гомумән алганда, районда зур эш башкарыла, алга таба да уңышлар телим. Районыбызда яшәүчеләр тыныч яшәсен, үз иминлеген, үз сәламәтлекләре, мал-мөлкәтләре, балалар иминлеге өчен ныклы ярдәмне тоеп яшәсен һәм район файдасына хезмәт итсен иде”.
Чүпрәле районында хокук бозуларны профилактикалау эше уңай бәяләнде.