Район башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендә бертөркем райондашлар хәрбиләр янында булып кайтты
Украина территориясендәге махсус операциядә катнашкан хәрбиләребез янына баруның максаты да алар белән күреп-сөйләшү һәм райондашлар тарафыннан тупланган чираттагы гуманитар ярдәмне илтү иде.
Махсус хәрби операциядә катнашып, туган илебезне яклаган егетләребезгә тупланган районкүләм гуманитар ярдәмнең район башлыгы катнашында илтеп бирелгәненең бу – өченчесе. Моннан тыш, аерым эшмәкәрләр, игелекле кешеләр, иганәчеләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннары белән берлектә дә берничә тапкыр гуманитар ярдәм озатылган иде. Алешкин-Саплык авылыннан эшмәкәр Виктор Марков, мәсәлән, шәхсән үзе дә берничә тапкыр райондаш егетләребез янында булып кайтты. Хуҗалык җитәкчеләре Барис Гафуров, Равил Бикчуров, Ильмир Махмутов, Айрат Усманов, Фәнис Хәйруллин кебек эшмәкәрләр һәрдаим ярдәм кулы сузып кына калмыйча, йөкне озата баруда да катнашалар.
Гуманитар ярдәм китерүчеләр арасында балалар да бар. Сыйныф сәгатьләрендә алар хәрби хезмәткәрләр-якташларыбызга ихлас теләкләре тулы хатлар язалар, солдат егетләргә ышаныч һәм нык булу кирәк дип саныйлар.
–Халкыбызга, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләренә, гомумән, әлеге изге эштә катнашкан, битараф калмаган һәр кешегә бик зур рәхмәт. Боларның барысы да безнең егетләргә матди гына түгел, рухи яктан да зур ярдәм булып тора. Барыбызның да бу көннәрдә бергә булуыбыз бик мөһим, - ди район башлыгы Марат Гафаров.
Хәрби хезмәткәрләр өчен Чүпрәле районыннан җибәрелә торган гуманитар ярдәмнең бу соңгысы булмас. Гуманитар йөк туплау “Созидание” яшүсмерләр клубындагы волонтерлар штабында алга таба да дәвам иттереләчәк.
Наталья Егорова, Борындык станциясе:
–Улыбыз махсус хәрби операциядә катнаша. Бүгенге тынгысыз чорда хәрбиләребезгә матди һәм рухи яктан теләктәшлек белдереп, яннарына шәхсән барып, адреслы посылкаларыбызны тапшырган район башлыгы Марат Гафаровка олы рәхмәтебезне әйтәбез. Җирлек башлыгы Владислав Ранцев та һәрдаим ярдәм итә. Улыбыз белән сөйләшеп торабыз. Шушы көннәрдә генә Уби урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Аринадан җылы теләкләр белән язылган хат алган. Барлык рота исеменнән Аринага да рәхмәт сүзләре әйтте, укуында уңышлар теләде.