Иске Шәйморза авылында яшәүче Тимерша Гиззатуллин үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2023 елның 21 марты, сишәмбе

Ветеранны юбилее белән котларга Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Радик Баһаутдинов һәм Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мухитова килде. Чүпрәле районы Башлыгы исеменнән Радик Баһаутдинов ветеранга ныклы сәламәтлек теләде, аңа Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды. Илһамия Мухитова авылдашына рухи күтәренкелек, якыннарының игътибарын һәм аны кайгыртуын тоюны теләде.

Тимерша абый Гиззатуллин Иске Шәйморза авылында туып үскән. Әтисен сугышка алып китәләр. Шуңа күрә, Тимершага 9 яшендә инде, күрше малайлары белән бергә, колхозда эшләргә туры килә. Соңрак ул легендар ХХII партсъезд исемендәге колхозда төрле эш алып баручы булып эшли. Тимерша абый хезмәт сөючән, яшьләр өчен үрнәк, остаз булып хезмәт итә.

Ул үзенең булачак хатынын Мөнирә Зиннәтулла кызын да эш вакытында басуда очрата. Үзе әйтмешли: «Күрдем дә гашыйк булдым», - ди. Аларның туеннан соң инде 65 ел үткән, шул вакыт эчендә алар 5 матур бала тәрбияләгән, җиде онык һәм дүрт оныкчыгының уңышларына сөенәләр бүген.

- Бу гомер эчендә төрле мизгелләр булды: авырлыклар да, шатлыклар да. Без аларны бергә җиңдек. Көндез дә, төнлә дә эшләдек. Тимерша кайвакыт хәтта төн кунарга да кайтмый иде, аңа бик җаваплы эш йөкләнелде - ул атлар карады. Минем уйлавымча, безнең тормыш юкка гына яшәлмәгән, - ди Тимершаның хатыны Мөнирә ханым.

Тимерша абый үзе дә үткәннәрне сагыш һәм шатлык белән искә ала.

- Авыр булды, әмма яшь, сәламәт идек. Мин тормышымнан канәгать-язмыш тарафыннан язылган бар нәрсәне дә, минемчә лаеклы үтә алдым һәм үтәрбез дип уйлыйм, - ди хөрмәтле юбиляр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International