Чүпрәле муниципаль хезмәткәрләр командасы –беренче

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

Чүпрәле муниципаль хезмәткәрләр командасы Казан шәһәрендә узган чаңгы ярышларында 1 нче урынны яулады.

Команда составында район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Алевтина Хемницер, Түбән Чәке авыл җирлеге башлыгы Олег Албутов һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча әйдәп баручы белгеч-инспектор Елена Ахмукова  ярыштылар.  Шәхси зачетта Елена Ахмукова –1 урын, Алевтина Хемницер– 2 урын, Олег Албутов– 3 урын яуладылар.

Эшлекле дүшәмбедә район башлыгы Марат Гафаров команданын җиңү белән котлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International